Ветеринария пункты ачылды

2014 елның 12 июле, шимбә

Котлы Бөкәш авылында яңа модульле ветеринария пункты ачылды.

Өч елга исәпләнгән республика программасы нигезендә сафка  баскан пунктта ветеринария табиблары өчен барлык шартлар тудырылган.  Табиб өчен аерым уңайлы бүлмәсе бар. Аптекасы да үзендә. Вак йорт хайваннарын карау өчен операцион манеж да булдырылган.

Пунктны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров, Алексеевск ветеринария испекциясе бүлеге начальнигы Нияз Дәүләтханов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International