Яншык егете киленне вертолетта алып кайтып күрсәтте

2014 елның 12 июле, шимбә

 Районыбызның Яншык авылы халкы бу ял көнендә кызык вакыйгага дучар булды. Аларның 32 яшьлек якташлары Линар Шәмәгъсумов туганнарына һәм авылдашларына киленне вертолетта алып кайтып күрсәтте. Бу хәлне күзәтергә авылның олысы да, кечесе дә җыелды. Бер сәгать булганнан соң алар авылдашлары белән матур гына саубуллашып,  Казанда узачак туйга кузгалдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International