Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Искене яңарта, эш диеп җан ата
2014 елның 28 июне, шимбә
Кайбер авыл җирлекләрендә әле дә музейларда гына очратырга мөмкин булган техниканы көйләп эшләтүче осталарны күрергә була.
“Аяз-Ойл” хуҗалыгында данлыклы механизатор Рәүф Фазлыйәхмәтов хакында безгә шундый фикер әйттеләр. Өч ел элек бирегә эшкә килгәч аңа, хуҗалыкка 30 ел элек үк кайтса да гамәлдән чыгарылмаган МТЗ тракторын тәкдим итәләр. Башка берәү булса, аны күрү белән кул селтәр иде. Ә менә иңендә 20 ел хезмәт стажы булган, мәктәп елларыннан ук әтисе янында чыныгу алган егет, андыйлардан түгел. Коры рамга калган, нибары бер тәгәрмәче генә булган тракторны кабул итеп, ремонтларга керешә ул. Хуҗалык идарәчесе, бер үк вакытта механик вазыйфаларын башкаручы Илфат Хәбибуллин белән машина-трактор паркында көйләүче Михаил Новиков ярдәме белән алар эшне тиз тоталар. Боларны читтән күзәткән хуҗалык җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов та, сәләтле егеткә булыша. Башлаган гамәлләрен ярты юлда калдыра торганнардан булмавын чамалап, кирәкле запас частьләрне аңа үзе алып, кайтарып бирә. Шулай итеп бер атна эчендә ташландык хәлдә булган тракторга “җан керә”. Озак та үтми егет аны хуҗалык эшләрендә сыный башлый. Ә бүген хуҗалыктагы шактый җаваплы эшләрне Рәүф Фазлыйәхмәтовка йөклиләр. Кыш айларында ул терлекләр алдына азык тарата. Ә яз башыннан малларны болынга чыгаргач, кыр эшләрендә катнаша башлый. Язгы чәчүдән соң терлек азыгы хәзерләүдә, аннары урып җыюда катнаша. “Дон” комбайнын быел да ташламаска исәбе. Өч елдан артык инде күрше Мамадыш районыннан килеп эшләгән бу егетне “хуҗалык тоткасы” ул диләр.
Идрис Аметов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
2026 елның 5 маенда 18 сәгатьтән 6 маенда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү 5 майда кичен, 6 майда төнлә һәм көндез урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
4
май, 2026 ел
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге хәбәр итә: автоном хәбәрче-янгыннан саклануның нәтиҗәле ысулларының берсе
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге
1
май, 2026 ел
2026 елның 1 маенда 21 сәгатьтән 2 майда 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 2 маенда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз