Олы Елга "Умырзая" балалар бакчасы миллион сумлык грантка ия булды
2014 елның 28 июне, шимбә
Татарстан республикасында 2010–2015 елларда мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләренең үсеш стратегиясе кысаларында бүләкләү каралган иде.
Бу конкурста республиканың 100 дән артык мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләре арасында районыбызның Олы Елга авылы “Умырзая” балалар бакчасы да бар. Бу коллективның олы эшләрен югары бәяләнде–бер миллион сум грантка ия булдылар.