Балалар ял лагерьларында 700 укучы ял итә

2014 елның 28 июне, шимбә
Район мәктәпләрендә балаларның ялын файдалы һәм күңелле итеп оештыруга быел да зур игътибар бирелә. 
Укучыларның күпчелеге мәктәп яны лагерьларында ял итә. Ә менә узган уку елы дәверендә техник иҗат юнәлешендә макталган 15 укучы Кара диңгез буена киттеләр. Августта тагын 10 бала Анапага барачак. Әйтүләренә караганда, 40 мең сумлык юлламаны дәүләт күтәрә. Тик юл чыгымнары өчен 16 мең сум күләмендәгесен әти-әнисе кертергә тиеш була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International