Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Аларның үз юлы, үз кыйбласы бар
2014 елның 11 июне, чәршәмбе
Крәшен Казысы үзенчәлекле, үзгә авыл. Әйдәманнар, көрәшчеләр, хезмәләре белән үҗәтләр вылыдыр. Кече авылны олы итеп яшәтер өчен теш-тырнак белән җиргә берекәннәр яши биредә. Ә бүгенге тукталышыбыз шуларның берсе, Шаровлар биләмәсе.
Авылдагы йортны–капка, яшәешне мал-туар билгели. Бу биләмәгә як басудан, бигрәк тә үземдә дә авыл каны җанда кайнаганлыктан, соклану һәм дә горурлык хисләрендә атладым мин бу байлар утарына. Әйе, әйе, курыкмыйча фаразлана сүзем–монда байлык, хезмәт, яшәү тәме, нәтиҗә, омтылыш, зур планнар!.. Бу Шаровларның бүгенге яшәү рәвеше. Инде күргәннәремә каләмем аша кайтасым, фикерләшәсем килә. Бу гаиләне үрнәк өлге итеп алганмын икән, сер капчыгын чишәргә, бушатырга алыныйк. Киттек йомгак буйлап...
Крәшен Казысы авылында яши бу гаилә, Тулы канлы, мул тормышлы алар. Зоя һәм Николай Шаровлар хуҗалыгы бүген күпләр өчен замана эталоны булырлык. Гаиләнең язылмган үз кануннары бар. Шуларның берсе бу йортта сан белән сөйләшмиләр. Үземчә генә санап йөрим. Кеше кесәсендәген санау, гомумән, килешмәс гамәл дә кебек. Тик шулай да (авт. якынча)–6 савым сыер, унлап мөгезле эре терлек, 50 каз, берничә дистәләгән сарык, дуңгыз, ат, дистәләгән тавык-чебеш асрый алар. Болары күземә ташланганнары гына. Бүгенге көндә гаилә 70-100 литр сөт сата. Бу хуҗалыктан елына 25-30 тонна чамасы сөт дәүләт “өстәленә” китә. Үзләренә, кода-кодача, туган-тумачасына да “экологик чиста” ризык шушы “ышанычлы нокта”дан китә.
–7 баш савым сыерның алтысы савыла. Савылгач, ничә бозау барлыгын шәйләгәнсенздер, шәт,--ди йорт хуҗабикәсе Зоя Шарова. Вакытында үзе кем генә булып эшләмәгән. Бүгенге көндә нинди генә вазифа башкармый?! Шундый кешеләр бар бит: утта салсыннар–янмый, суга ташласыннар–батмый, Зоя нәк шундыйлардан.
–Мине замана өйрәтте. Кирәк булгач, гомеремнең дүртенче дистәсендә авыл хуҗлыгы институтында укып экономист белгечлеге алдым,–ди Зоя. Ул хуҗалыкта ферма, склад мөдире, хисапчы булып та эшләгән. Соңрак иминият агенты вазифасына күчкән.
Җиңеллектән түгел, авылдашларым язмышына битараф карый алмавым сәбәпле, язмышымны иминият хезмәте белән бәйләдем. Биредәге хезмәт стаңым 30 ел булу белән горурлана алам мин,–ди ул.
Йә, ярый, инде гаиләнең иктисадый нигезе, тотнаклылыгы белән дә танышып үтик. Ит җитештерүдән генә дә елына 300 мең сум чамасы табыш ала алар. Ай саен 25-30 мең сумлык сөт саталар. Шушы кадәр мал-туарны карау җиңел генә бирелмәвен аңлаган хәлдә, аларга кызыксынулы соравымны юллыйм:
–Балалар ярдәменнән башка бик авырга туры килер иде. Казанда яшәүләренә карамастан, ике улым кайталар да төшәләр. Булышлыклары шулкадәр зур,–ди Зоя. Уллары да төп нигездә тормыш тулылык белән барсын өчен барлык тырышлыкларын эшкә җигәргә омтылалар. Әнә узган ел Чүк бәйрәменә Чувашстаннан тәкә алып кайтуны Шаровларның уллары үз өсләренә алганнар. Күз–алмаз диләрме әле, токымлы тәкәне күргәч, үзләренә дә сатып алганнар егетләр. Тоемлаулары белән ялыгшмсаганнар.
–Сарыклар игезәк бәрәннәре белән куандырып кына торалар. Тәкә чынлап та шәп токымлы булып чыкты,--дип шаярта хуҗа. Туганнарыннан, районнан да ярдәм тоялар үзләре. Район башлыгы әлеге хуҗалыкка саву аппараты бүләк иткән. Зояга 6 сыерны саву өчен хәзер бер сәгатҗ вакыт китә икән.
--Югыйсә, Казаннан квартира да юнәткән идек. Китмәдек. Кендекләребез туган нигезгә нык береккән шул. Шөкер, ни теләсәк шуны табынга куяр мөмкинлдегебез бар. Авылның һавасы гына да ни тора,–ди Николай.
Әйе, бүген Крәшен Казысында 50 дән артык йортта халык багыш итеп яши. Николайның бертуган абыйсы Александр да авылда калган. Аңарда да нәк шундый ук тормыш итү, яшәү рәвеше. Абзар тутырып мал асрыйлар. Аты, мөгезле эре терлеге, дуңгызы дистәләгән саннарда йөри.
Менә шулай, Шаровлар кебек тынгысыз күңелле, заманга ярашлы гаиләләр булганда авылның яшәргә хакы бар әле. Әлегә генә түгел, киләчәктә дә.
Вазыйх Фатыйхов.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
2026 елның 5 маенда 18 сәгатьтән 6 маенда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү 5 майда кичен, 6 майда төнлә һәм көндез урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
4
май, 2026 ел
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге хәбәр итә: автоном хәбәрче-янгыннан саклануның нәтиҗәле ысулларының берсе
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге
1
май, 2026 ел
2026 елның 1 маенда 21 сәгатьтән 2 майда 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 2 маенда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз