Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Җиңүче рухы белән яши ул
2014 елның 11 июне, чәршәмбе
«Чын ир-егет иң беренче чиратта нинди булырга тиеш?” дигән сорауга, күпләр “Көчле булырга тиеш” диеп җавап бирә. Бу чыннан да шулай. Физик яктан көчлелек–ир-атларның иң күркәм сыйфатларының берсе. Ә спорт сәламәт һәм көчле булуның турыдан-туры нәтиҗәсе булып тора. Бигрәк тә көрәш белән шөгыльләнгән ир-егетләребез физик яктан нык һәм чыдам була.
“Дельфин» спорт һәм сәламәтләндерү үзәгендә милли көрәш буенча тренер вазыйфасын башкаручы Рафыйк абый Мөхәммәтшин үз гомерендә әллә ничә дистә көрәшчене әзерләп чыгарган. Юлсубино авылының каты куллы көрәшчеләр нәселеннән булган егет авылдашлары Ильяс Хәйретдинов, Әмирхан Гарифуллиннан үрнәк алып, кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнә. Иң беренче остазы итеп ул физкультура укытучысы Вәгыйз Мөхәммәтшинны саный.
Әтнә техникумында зоотехник һөнәрен үзләштергәннән соң, ул Трой-Урай авылында зоотехник, ферма мөдире, аннары “Береговой” совхозында җитәкче вазыйфасын башкара.
“1997 нче елда ике малай–Әнәс Закиров һәм Илназ Гәрәев яныма килеп: “Сабантуйларда сезнең көрәшне карап торабыз, безгә дә күнекмәләр бирегез әле?” –диделәр. Тренерлык эшчәнлегем шуннан башланды инде.
1998 нче елны Нурлатта уздырылган Спартакиадада Илназ 2 нче урын яулады. Шул ук елны якташыбыз Рәис Вәлиев СПТУ-85 тә республика күләмендә көрәш буенча ярыш үткәрде. Укучыларым Илназ Гәрәев – 2 нче урын, Әнәс Закиров 3 нче урынга лаек булды. Трой-Урайда минем кул астында шөгыльләнгән 8 егет Татарстан буенча призерлар һәм чемпионнар булдылар”, - ди Рафыйк абый.
2005 нче елда аңа “Татарстан республикасының физик культура һәм спорт отличнигы” исеме бирелә. Ә 2006 нчы елда Рафыйк Мөхәммәтшинны Балык бистәсенә чакырып алып, яшьләр тренеры итеп билгелиләр.
“Иң беренче укучыларым: Илназ Бәдретдинов, Рисхәт Гәрәев, Дамир Хәсәнов, Рамил Гыйзетдинов, Ранис Зәйнуллин иде. Моңа кадәр дә көрәш буенча бик күп җиңүләр яулаган Ранис Зәйнуллин күптән түгел кагыйдәләрсез кул сугышында (М1) Россия буенча 3 нче урын алды. Соңгы берничә елда абыйлы-энеле Илназ һәм Айназ Билаловлар бик күп тапкырлар призер һәм чемпион булдылар. Илназ Татарстанда – 2 тапкыр чемпион, 3 тапкыр – призер булды, Россия буенча 2 нче урынга лаек булды. Айназ Татарстан буенча ике тапкыр чемпион калды, Татарстанның беренче президентының кубогына ия булды, Россиядә 2 нче, 3 нче урыннар алды. Шундый акыллы, тырыш егетләр үстергәне өчен әниләре Мәгъмүрә Кыям кызына зур рәхмәт.
Тагын бер укучым Данис Миннебаев Татарстан республикасы укучыларының IX спартакиадасында 40 килограмм үлчәү авырлыгында 2 нче урын алды. Элекке укучым Илдус Әхмәтҗанов Воронеж югары хәрби училищесында укый. Әле һаман да рәхмәт әйтеп хатлар язып тора. Бу минем өчен иң зур бәя” –ди ул.
Рафыйк Мөхәммәтшинга бирелгән мактау кәгазьләре, диплом-кубокларның исәбе-хисабы юк. Узган ел ул “Татарстан республикасында физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне өчен” медале белән бүләкләнде. Шул ук елны озак еллар намус белән хезмәт иткәне өчен Татарстан республикасының яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.
Әңгәмәдәшемнән: “Бүгенге көрәш ни хәлдә?” дип сорыйм.
“Соңгы вакытта көрәш төшә башлады. Район эчендә түгәрәккә йөрергә теләүчеләр аз. Әти-әниләр ГИА, ЕГЭ дип, балаларын имгәнүдән куркып, көрәшкә йөрүдән тыя башладылар. Табиблар, мәктәп укучылары да шул ук фикердә. Минемчә, бу дөрес түгел. Физик күнегүләр сәламәтлек, баш мие эшчәнлеге өчен файдалы гына”, –ди Рафыйк абый.
Ә “көрәштә иң мөһиме нәрсә?” дигән соравыма, ул болай дип җавап бирде:
“Көрәшче өчен иң мөһиме –характер һәм түземлек. Көндәшеңне хөрмәт итеп көрәшү–көрәшче канунына иңдерелгән таләпләрнең берсе булырга тиеш”.
Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
2026 елның 5 маенда 18 сәгатьтән 6 маенда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү 5 майда кичен, 6 майда төнлә һәм көндез урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
4
май, 2026 ел
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге хәбәр итә: автоном хәбәрче-янгыннан саклануның нәтиҗәле ысулларының берсе
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге
1
май, 2026 ел
2026 елның 1 маенда 21 сәгатьтән 2 майда 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 2 маенда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз