Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Күпме яшәү бүләк иткән ул
2014 елның 11 июне, чәршәмбе
Трактор төнге авыл тынлыгын ярып,тәрәзәдән уты күренгән йорт янына килеп туктады. Көзге пычрак, чокыр-чакырлы юллардан исән-имин алып килеп җиткерә алуына сөенгән тракторчы егет, янындагы юлаучыга дәшим дисә, төн караңгылыгыннан аның авазын гына ишетте: “Рәхмәт сиңа!”
...Корноухово участок больницасында бу сәгатьләрдә яшәү белән үлем арасында көрәш бара иде. Авыр хәлдә китерелгән 5 яшьлек кызга кичекмәстән операция таләп ителә. Вакытында ярдәм күрсәтмәсәң аппендиксның аяныч хәлгә китерүе дә мөмкин. Бу начар юлларда район үзәк больницасына алып барып җиткерү ихтималы юк, авыруның хәле кискенләшә бара. Бер генә юл кала: операцияне биредә ясау.
Каушап калу, ыгы-зыгы, кабалану... Юк, мондый күренеш булмый. Шул минутларда ук район үзәгеннән килеп җиткән яшь хирург Виталий Волков, биредәге шәфкать туташлары тиз һәм төгәл эш итәләр. Ялгышу гафу ителми мондый очракта. Чөнки һәр хәрәкәтнең бәясе чагыштыргысыз кыйммәт–кеше гомере. Берничә сәгатькә сузылган операция исә уңышлы тәмамлана, аз гына соңарудан да өзеләсе гомергә кабат яшәү җебе ялгана.
Бу вакыйгадан соң төгәл 35 ел вакыт узган. Эшләү дәверендә күпме кешегә яшәү чаткысы бирелгән дә, өмет белән төбәлгән күпме күзләргә шатлык бүләк ителгән. Исәпләсәң исең китәрлек саннар булыр иде. Әмма беркайчан да бу турыда уйлаганы булмады аның. Катлаулы саналган кичектергесез операцияләргә дә үзгә бер тәвәккәллек белән алынды, бар тәҗрибәсен, белемен авыруны савыктыруга куйды.
Ә ничек табиб булып китте соң ул? Тумышы белән Крәшен Казысыннан булган Виталий Волков, иң әүвәл, моның өчен әти-әнисенә рәхмәтле. Чөнки алар заманча карашлы педагоглар, балаларының нинди һөнәр сайлавын үз ирекләренә куялар. Иң мөһиме, илгә тугры хезмәт итәрдәй чын кеше булсыннар! Шуңа да алты баланың барысы да мәктәптән соң үзләре теләгән югары уку йортларына керәләр. Араларында Казан авыл хуҗалыгы, педагогик институт, Казан дәүләт университетында укучылар бар. Ә менә Виталий белән Виктаний медицина тармагын сайлыйлар. Һәм үкенмиләр дә! Виктаний Волков Чаллы шәһәрендә БСМП да хирург булып эшләсә, язмам герое исә бар тырышлыгын районыбыз халкының сәламәтлеген саклауга юнәлдерә. 1978 елда интернатура тәмамлап кайтканнан бирле район үзәге хастаханәсенең хирургия өлкәсендә хезмәт куя Виталий Волков. Шуның 18 елын, бүлек мөдире буларак, хирургиядә медицина аппаратлары белән җиһазланышны яңартуга ирешә, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен махсус палаталар, реанимация бүлеге ачыла, дәвалануга таләпләр арта.
...Гади һәм кешелекле. Виталий Константиновичны характерлаучы төп сыйфатлар бу. Аның хакында кемнән генә сорасаң да, сүз башы, шәфкатьлелеге өчен рәхмәт әйтүдән башланыр. Районда аңа йомышы төшмәгәннәр юктыр да. Чөнки кешене дәрәҗәсенә карамый кабул итә торган табиб ул. Ишек артында торган берәүне дә кире бормас, зарын тыңлар, кирәк очракта дәва билгеләр. Бәлага юлыгучылар табиблардан ярдәм генә түгел, ниндидер могҗиза да көтә ич. Яхшы мөгамәлә, җылы сүз дә өмет итәбез. Ә аның күңел җылысы һәммә кешегә дә тигез. Ихтирам-хөрмәт тә шул рәвешле яулангандыр мөгаен. Үз эшен яхшы белгән, бик күпләргә остаз хирург-табиб Виталий Волковка нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан күпсанлы Мактау грамоталары, район хакимиятеннән Рәхмәт хатлары тапшырылган, күкрәген “Намуслы хезмәт өчен” медале бизи. Берничә чакырылыш район Советы депутаты булып сайлануы да халыкның аңа ышаныч баглавыннан киләдер.
Җанга уелган татлы бер хатирәне искә алу да райондашларның аңа булган хөрмәтен ачык күрсәтә.
...2010 ел. Район Мәдәният йортында “Ел хатын-кызы, ел ир-аты–хатын-кыз карашыннан” республика конкурсы бара. “Мәрхәмәтле йөрәкле ир-ат” номинациясе игълан ителүгә, зал көчле алкышларга күмелде, тамашачы урыныннан торып җиңүчене олылады. Дулкынландыргыч мизгелләрдә сәхнәгә мәһабәт гәүдәле ир-егет–Виталий Константинович Волков күтәрелде. Мөлаем карашыннан бөркелгән мәрхәмәтлелек җылысы шулчак, әйтерсең лә, йөрәктән-йөрәккә күчте. Әлеге минутларда залда утырган һәрбер кешенең тирән хөрмәте, ихтирамы көчле алкышларда чагылды. Һәм бу табиб башкарган тиңсез, олы хезмәткә иң югары бәя иде.
Ә бүген аның күркәм юбилее. Дистәләгән, йөзләгән котлауларга без дә кушылабыз. Гомер юлыгыз озын, игелекле хезмәтегез дәвамлы булсын!
Фәрвәз Каюмова.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
МКУ
Татарстанда йортсыз хайваннар проблемасы: ул ничек хәл ителә һәм без нәрсә эшли алабыз?
Балык Бистәсе муниципаль районы
6
май, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 маенда 6 май кичендә, төнлә һәм 7 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
5
май, 2026 ел
2026 елның 5 маенда 18 сәгатьтән 6 маенда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү 5 майда кичен, 6 майда төнлә һәм көндез урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз