Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Иң-иңнәр арасында аның исеме бар
2014 елның 31 мае, шимбә
Бүген районның иң яхшы баш белгече булып танылган Равил Вилдановның тиздән югары уку йортын тәмамлап туган авылына эшкә кайтуына 35 ел тула.
Ул чорларда дәрәҗәле хезмәтләрдән саналган зоотехник һөнәрен сайлавы әле дә хәтерендә аның. Тик уку йортын тәмамлап кайткач фермада эш булмау гына беркадәр борчый аны. Вакытлыча дип егетне район газ службасының авылдагы белгече итеп эшкә алалар. Биредә аңа алты елдан артык эшләргә туры килә. Көннәрнең берсендә хуҗалыкта баш белгеч урыны бушавын хәбәр итәләр. Бик сөенеп кабул итә ул тәкъдимне. Равил җиң сызганып терлекләрнең баш санын арттыру, аларның продуктлылыгын яхшырту кебек мәшәкатьләргә алына. Беренче эш көненнән үк көтүне яңарту, савым сыерларның токымын яхшырту кебек мөһим эшне үзенең көндәлек бурычы итеп саный. Хуҗалык терлекчеләре дә аны хуплыйлар. Беренче чиратта ул тудыру бүлегендә эшләүчеләр һәм яшь бозау караучыларның хезмәтенә игътибарны арттыра. Нәтиҗәсе дә озак көттерми. Шулай итеп яңарышлылар нәселле таналарны читтән алмыйча, үзләрендә чыныктырып, тәрбияләп үстерә башлыйлар. Берничә елдан хуҗалыкның терлекчелек тармагы район күләмендә мактала. Ә бүген исә бу хуҗалыкны еш кына башкаларга үрнәк итеп куялар. Биредә мөгезле эре терлекләрнең баш саны ике меңгә җитеп килә. Алар һәр көнне хәзерләүчеләргә 6,5 тонна яхшы сыйфатлы сөт озаталар. Күптән түгел районның иң яхшы терлекчелек белгече өчен зур истәлекле вакыйга булды. Узган ел йомгаклары буенча “Азык-төлек корпорациясе” җәмгыятенең баш зоотехнигы Равил Вилданов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының 100 мең сумлык грантына ия булды. Ул республиканың иң яхшы терлекчелек белгечләре исемлегенә кертелде.
Белгеч әле бүген дә ирешелгәннәр белән тукталмыйча өметле матур хыяллар белән янып яши.
Идрис Аметов.
Яңа Арыш авылы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Татарстанда йортсыз хайваннар проблемасы: ул ничек хәл ителә һәм без нәрсә эшли алабыз?
Балык Бистәсе муниципаль районы
6
май, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 маенда 6 май кичендә, төнлә һәм 7 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
5
май, 2026 ел
2026 елның 5 маенда 18 сәгатьтән 6 маенда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү 5 майда кичен, 6 майда төнлә һәм көндез урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
4
май, 2026 ел
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз