Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Балаларның иминлеге–өлкәннәр кулында
2014 елның 31 мае, шимбә
19 майдан республикабызда «Игътибар–балалар!» профилактик акциясе башланды. Аның максатлары белән район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айрат Сафиуллин таныштырды.
–Бу чара жәйге каникуллар чорында балалар катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән. 19 июньгә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар, укучылар, ата-аналар белән юлларда үз-үзеңне дөрес тоту буенча әңгәмәләр үткәрәчәкләр, велосипед, скутерларда йөрүче үсмерләргә игътибарны арттырачаклар.
Агымдагы елның дүрт аенда Татарстан Республикасы территориясендә балалар катнашында 108 юл-транспорт фаҗигасе булды. Аларда 6 баланың гомере өзелде, 129 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Фаҗигаләрнең төп сәбәпләре: куркынычсыз тизлекне арттыру һәм балаларны махсус утыргычларсыз йөртү. Балаларының гомере, сәламәтлеге турында кайгыртмаган ата-аналарның ваемсызлыгы һич аңлашылмый инде. Бу җәһәттән, акция кысаларында, 29 майга кадәр “Бала-төп пассажир” ункөнлеге уздырыла. Аның барышында балаларны махсус креслоларсыз, куркынычсызлык каешын эләктермичә йөртүчеләрне ачыклау буенча рейдлар уздыру күздә тотыла.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча балалар өчен махсус утыргычлар юл-транспорт фаҗигаләре вакытында үлем очракларын–54, авыр травмалар алу ихтималын 92 процентка киметә. Шунысын да исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 12.23 маддәсе 1 бүлеге нигезендә балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен 3000 сум күләмендә штраф салына.
Безнең район автомобильчеләре арасында да юл йөрү кагыйдәләренең бу пунктын үтәмәүчеләр очрап тора. Дүрт ай эчендә генә дә балаларны махсус утыргычсыз йөрткән, балаларга куркынычсызлык каешын каптырмаган дистәләгән автомобильче җаваплылыкка тартылдылар.
Тиздән җәйге каникуллар башлана. Алда әйткәнемчә, нәкъ менә шушы чорда балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә юлыгу очраклары бермә-бер арта да инде. Җәй айларында балаларны автотранспортта йөртүчеләр күбәя. Бу чорда ата-аналар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, урамда үз-үзләрен тоту тәртипләрен даими өйрәтеп, кисәтеп торсалар яхшы булыр иде әлбәттә. Шулай ук кечкенә яшьтәге балаларны урамда, юл буйларында караучысыз калдырырга ярамый.
Җәйге сезонда ике көпчәкле транспорт чаралары катнашында аврияләр саны арта. Беренче чиратта, балигъ булмаган велосипедчылар, скутерчылар юл-транспорт фаҗигасенә сәбәпче булалар. Быел гына да скутерда, велосипедта йөрү кагыйдәләрен бозган үсмерләргә дистәдән артык беркетмә төзедек.
Дәүләт автомобиль инспекциясе ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра. Кечкенә балаларыгыз бар икән, автомобилегезне һичшиксез махсус утыргыч белән җиһазлагыз. Ул балагыз өчен алынган иң кирәкле әйберләрнең берсе булсын. Аңа акча җәлләргә ярамый. Автокресло фаҗига була калса, балагызның гомерен, сәламәтлеген саклап калырга мөмкин бит. Ә бала гомереннән кыйммәтрәк, кадерлерәк бер нәрсә юк.
Илгиз Җамалиев
язып алды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
2026 елның 5 маенда 18 сәгатьтән 6 маенда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү 5 майда кичен, 6 майда төнлә һәм көндез урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
4
май, 2026 ел
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге хәбәр итә: автоном хәбәрче-янгыннан саклануның нәтиҗәле ысулларының берсе
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге
1
май, 2026 ел
2026 елның 1 маенда 21 сәгатьтән 2 майда 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 2 маенда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз