вәгъдә иткән премияләрне сезгә тапшырыр сәгатьләр дә килеп җитте. Алга таба да уңышларыгыз белән шатландырып яшәгез. Кайда булсагыз да сезнең уңышларыгыз безнең өчен олы шатлык. Әнә, яңа гына сөенечле хәбәр килеп иреште. Районыбыз даны булган спортчы Дилбәр Мусина Европада кул көрәше буенча чемпион калган. Сезгә дә фән юнәлешендә олы җиңүләр телим,– диде ул.
–Олимпиадада бу кадәр каушамаган идем. Район башлыгының премиясенә лаек булу минем өчен икеләтә куанычлы,–ди Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гөлфинә Хәлиуллина. Ул рус теле буенча республика күләмендә призер булып танылган. Бу сәгатьләрдә аның укытучысына, әнисенә, мәктәп директорына да олы рәхмәт сүзләре яңгырады. Шуны да искәртеп үтик, барлык җиңүчеләр белән беррәттән, аларның укытучыларына да акчалата бүләкләр тапшырылды. Инде калган җиңүчеләребезнең исемнәрен атап үтик. Менә алар: Ангелина Баранова (Балык бистәсе гимназиясе, 9 сыйныф), Диләрә Ширьязданова, Рөстәм Шәмсетдинов (Балык бистәсе 2 мәктәбе, 11 сыйныф укучылары), Гөлчәчәк Галиева (Балык бистәсе икенче мәктәбе, 10 сыйныф), Айгөл Мостафина (Күки мәктәбе, 9 сыйныф), Гөлинә Зәйнуллина, Айзирә Кәримуллина (Күгәрчен мәктәбе, 11-10 сыйныф укучылары), Анастасия Тимофеева (Шомбыт мәктәбе, 11 сыйныф). Анастасия адресына аеруча олы мактау сүзләре яңгырады. Ул экология буенча Бөтенрәсәй олимпиадасында, ә татар теле буенча республика олимпиадасында призер булган. Моның өстәвенә, Анастасия яхшы спортчы, мәктәпнең үзешчән сәнгать остасы да икән бит әле.