“Наркотикларсыз тормыш”

2014 елның 24 мае, шимбә
26 июнь көнне дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара наркотикларны куллануга, аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен билгеләп үтә.
 Бу дата 1987 елда БМОның Генераль Ассамблеясы тарафыннан берләшмәнең наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә эшчәнлеген көчәйтү максатыннан билгеләнә. Психоактив матдәләрнең кешегә тәэсире турында аңлату эшләренә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга  карамастан, наркотиклар кешеләрнең, бигрәк тә яшь буынның физик, әхлакый сәламәтлегенә зур куркыныч тудыралар. Шуңа да 20 майдан 26 июньгә кадәр республикада,  шул исәптән безнең районда “Наркотикларсыз тормыш” дип исемләнгән акция уздырыла. Бу чорда яшьләр өчен профилактик чаралар оештырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International