Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Төнге кафелар үсмерләр өчен түгел
2014 елның 24 мае, шимбә
Бер шимбәдә ирекле халык дружинасы әгъзасы буларак участок уполномоченные Нияз Кәримуллин белән район үзәге урамнарында кизүлек итеп йөреш. “Дискотека башланыр вакыт якынлаша, әйдәгез, Мәдәният йорты янынарак барыйк әле”,–диде Нияз. Дискотека дигәч, яшь вакытлар искә төште инде. “Кэфи”, Булашовлар үткәрә торган дискотекаларда басып торырга да урын булмый иде бит. Авыр рок, диско ритмнарына мөккиббән иде безнең буын. Хәзер нинди музыкага бииләр икән соң? Кызык булып китте, әллә мин әйтәм, яшь чакларны искә алып... Әмма заманча дискотеканы күрү насыйп булмады. Дискотека урынына “Бильярд” кафесын хуп күрәләр икән хәзерге яшьләр. Кыйммәтле чит ил машиналарында килеп туктыйлар да, кафега кереп китәләр. Клуб тарафына күз дә ташламыйлар, хәтта. Әйе, замана башка, яшьләр дә башка икән шул. Шул вакыт әлеге дә баягы кафега кереп баручы яшьләр арасында таныш үсмерне күреп алдым. Тукта, чү, сәгать 22.00 дән соң балигъ булмаганнарга җәмәгать урыннарында йөрү тыела түгеме соң?
Бу соравымны район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспекторы Марина Новиковага юлладым.
–Әйе, “Балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи, әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында”гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә балигъ булмаган балаларга ата-аналарыннан (аларны алыштыручы затлардан), балалар катнашында чаралар үткәрүчеләрдән башка төнлә урамнарда, стадионнарда, паркларда, скверларда һәм башка җәмәгать урыннарында йөрү тыела. Ә “Бильярд” кафесы турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Әлеге кафе законда каралган тәртиптә ваклап алкоголь продукциясе, сыра сату рөхсәт ителгән ял урыны. Инде шулай икән 18 яше тулмаганнарга анда керү катгый тыела.
–Тыелса да, кергәлиләр икән шул.
–Кызганычка каршы, өлкәнрәк дусларына ияреп кафега кереп утыручы үсмерләр очраштыргалый. Агымдагы елның 3 аенда гына да анда 5 үсмер тоткарланды. Алар еш кына җылынырга, телевизор карарга гына кергән идек дип акланалар. Телевизорны өйдә дә карарга мөмкин бит, ләбаса.
–Балигъ булмаган балалар хокук тәртибен бозган өчен аларның ата-аналарына җавап тотарга туры киләдер инде.
–Әйе, закон нигезендә, балалары 22.00 сәгатьтән соң (1 июньнән 31 августка кадәр 23.00 сәгатькә кадәр) җәмәгать урыннарында йөргән ата-аналар беренче юлга кисәтеләләр, яки 500 дән 1000 сумга кадәр штрафка тартылалар. Әгәр бер ел эчендә бу гамәл кабатланса административ штраф күләме 2000 сумга кадәр күтәрелә. Ә менә урындагы кеше (мәсәлән, клуб мөдире) балаларның 22.00 сәгатьтән соң җәмәгать урыннарында йөрүенә юл куйса 3000 нән алып 5000 сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Агымдагы елда 18 ата-ана һәм клуб мөдире балаларның төнлә белән дискотекада йөрүләренә юл куйганнары өчен административ җаваплылыкка тартылдылар.
Атна саен район авылларында балигъ булмаганнар эше буенча комиссия белән берлектә рейдлар үткәрәбез. Бер рейд барышында 22.00 сәгатьтән соң клубта “ял итүче” 9 үсмергә тап булдык. Шуларның берсе мәктәп директоры малае. Мәгариф учреждениесе җитәкчесе үзе моңа юл куйгач, нинди тәртип турында сүз куертасың инде? Үсмерләр өлкәнрәк дуслары белән машинага утырып килгәннәр. Аларның иминлеге, куркынычсызлыгы өчен кем җавап бирә?
–Бу җәһәттән, ата-аналарга нинди киңәшләрегез бар?
–Улыгыз яки кызыгызга урамда йөрергә рөхсәт итсәгез, даими контрольдә тотыгыз. Сез аның кая, кемнәр белән баруын, нәрсә белән шөгыльләнүен белеп торырга тиешсез. Иң мөһиме, аның 23.00 сәгатькә кадәр өегезгә кайтуын таләп итәргә кирәк. Бу законның төп максаты–балаларның иминлеген тәэмин итү, хокук тәртибен бозулардан, җинаятьләрдән аралау.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Татарстанда йортсыз хайваннар проблемасы: ул ничек хәл ителә һәм без нәрсә эшли алабыз?
Балык Бистәсе муниципаль районы
6
май, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 маенда 6 май кичендә, төнлә һәм 7 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
5
май, 2026 ел
2026 елның 5 маенда 18 сәгатьтән 6 маенда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү 5 майда кичен, 6 майда төнлә һәм көндез урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
4
май, 2026 ел
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз