Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
“Алтын тотка” диеп шундыйларга әйтәләр
2014 елның 24 мае, шимбә
“Аяз Ойл” хуҗалыгы җитәкчесе бүлмәсендә матур тартмада “олы бүләк” күргәч: “Сабантуй бәйрәменә әзерләнәсез ахры”,–дип сорау бирдем.
Хуҗалык җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов якын көннәрдә алдынгы савымчы Җүвәрия Заһриеваның гомер бәйрәме–юбилее булуын әйтте. Биредә күп еллардан бирле инде әнә шулай хезмәттәшләрен хөрмәтләп, тәбрикләү күркәм гадәткә әйләнгән. Савымчының үзе белән очрашырга уйладым. Юл уңае ул Бикчурай Чаллысы авылында яшәүче барлык хезмәттәшләренең тырышлыклары, терлекчеләрнең бу эшне аеруча яратып башкарулары турында сөйләде. Авыл читендәрәк матур, җыйнак өйдә без савым остасы Җүвәрияне әнисе Разия апа белән чәй табыны артында туры китердек. Сүзләребез тиз ялганып китте.
–Әй, бу гомер дигәннәре, бигрәк тиз үтә дә инде. Әле менә кызым белән дә аның алтынчы сыйныфта укыганда ук фермага килеп безгә булышулары хакында хатирәләрне яңартып утыра идек,–дип әңгәмәләде Разыя апа. Ә балалык еллары аның илебез өчен аеруча авыр елларга туры килгән. Тормыш иптәше Хәмәтнәҗип абзый белән гомере буена колхозда хезмәт куйганнар. Тормышта бер-берсенә булышып, ярдәмләшеп, үзара аңлашып биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Барысы да үзләре төсле тырыш хезмәт куялар. Гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән кызы Җүвәрия мәктәптән соң, әнисенә алмашка фермага килгән. Менә шушы көннән башлап 33 ел инде ул терлекчелектә хезмәт куя. Эшләү дәверендә күп кенә кыенлыклар кичерсәләр дә зарланырга яратмый ул.
–Бүгенгесе көнне эшләве күпкә күңеллерәк тә, җиңелрәк тә. Коллективыбыз белән дус, тату яшибез. Эш шартлары да яхшы, хезмәт хакыбыз уртача унбиш-егерме мең сум чыга,–ди Җүвәрия.
Бүген алар бергә эшли башлаган хезмәттәше Илзирә Габдрахманова белән үзара ярышып, бер-берсенә ярдәмләшеп эшлиләр. Җүвәрия һәр көнне савым сыерларыннан уртача берәр пот сөт савып ала.
Идрис Аметов.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Татарстанда йортсыз хайваннар проблемасы: ул ничек хәл ителә һәм без нәрсә эшли алабыз?
Балык Бистәсе муниципаль районы
6
май, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 маенда 6 май кичендә, төнлә һәм 7 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
5
май, 2026 ел
2026 елның 5 маенда 18 сәгатьтән 6 маенда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү 5 майда кичен, 6 майда төнлә һәм көндез урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
4
май, 2026 ел
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз