Очрашуның биредә узуы очраклы түгел иде, әлбәттә. Беренчедән Ислам ага, Корноухово авыл җирлегенә караган, Чирмешән авылында
туып үскән. Икенчедән, якташлары мәктәп музееның бер өлешен Ислам Ильясовның хезмәт юлын
яктырткан рәсми кәгазьләр, төрле елларда төшкән фоторәсемнәре һәм башка экспонатлар белән тулыландырганнар. Мәктәп укучылары белән булган әлеге очрашуда аның тормыш иптәше Кадрия Ильясова, “Авыл офыклары” газетасы мөхәррире, шагыйрь Вазыйх Фатыйхов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина, район мәгариф бүлеге методисты Ильвера Касыймова катнаштылар.