Керәшен Казысы авылында яңа чиркәүне төзү эшләре тулы куәт алды.
Атнаның беренче көнендә үк өч бураның берсендә төзүчеләр җиде рәтен күтәрергә өлгерделәр дә инде. Агач эшләрен, нигездә, Әсгать Сәйфетдинов җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы алып бара. Көзге-кышкы айларда алар гомүмозынлыгы 24, киңлеге 8 метрлы өч бура бураганнар. Бу көннәрдә исә төзүчеләр шул бураларны нигездән чиркәү булачак урында күтәрә башлаганнар.
–Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчелеге үзенә йөкләнгән бурычка бик җаваплы карый. Эшләрнең барышын баш урманчы Ринат Насыйбуллин үз җаваплыгына алды. Төзүчеләр һәм авыл җирлеге белән һәрдаим элемтәдә тора ул. Татарстан җитәкчелеге тарафыннан 30 августка чиркәүне файдалануга тапшыру бурычы куелды. Әлеге ышанычны акларбыз дип уйлыйбыз,– ди район башлыгы урынбасары Рөстәм Гильманов.
Изгелеккә, иманга корылган хәер-фатихалы бу төзелешне уңышлы гына тәмамлау өчен теләк-догада калыйк, җәмагәть Башланган эш, тәмамланган эш, ди халык әйтеме дә.
Вазыйх Фатыйхов