Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Ветеран яши авылда
2014 елның 10 мае, шимбә
Рус Әшнәге авыл җирлеге башлыгы Таһир Садретдиновны Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Сухарев өендә очраттым.
–Аның кан басымы күтәрелгәч авыл фельдшеры Илсөяр Абдуллинаны чакыртканнар. Үзем дә аның артыннан ук килеп хәлен белеп китәргә булдым әле,–дип каршы алды ул безне.
Авыл җирлеге башлыгы сүзенә караганда, бүген авылда ике генә сугыш ветераны калган. Өчесе район үзәгендәге ветераннар йортына һәм шәһәргә балалары янына күченеп киткәннәр. Ә авылдан фронтка 417 кеше киткән, аның алтысы хатын-кызлар. Аларның 194 генә туган җирләренә әйләнеп кайтканнар. Бүген 89 яшен тутыручы ветеран Николай Константинович үзен яхшы хис итә. Ишек алдына чыгып йөрергә, өй тирәсен чистартырга ярата. Шушы нигездә төпчек малай булып дөньяга килгән ул. Әмма иркәләнеп үсәргә туры килми аңа. Авыр еллар бит. Тормышлары рәтләнеп китте дигәндә, сугыш башлана. Беренче көннән үк авылның бик күп асыл егетләре фронтка китәләр. 1942 елда абыйсы Сергейга да чират җитә. Шушы көннән ул аны бөтенләйгә югалта. 1943 ел башында 18 яше тулган Николайны да сугышка алалар. Кыска вакытлы күнекмәне Чебоксар шәһәре янәшәсендә үткәч, аларны алгы сызыкка Брянск фронтына озаталар. Ә ветеран өчен иң авыр еллар Смоленск өчен барган яу була. Бу авыр фронт елларын ул күп мәртәбәләр төшендә күреп уяна. Чөнки биредә аның бердәнбер туганы абыйсы батырларча һәлак була. Аннан соң өч көн үткәч, үзе дә шунда яраланып кыр госпиталенә озатыла. Җәрәхәте артык җитди булмаганга тиз аякка баса үзе. Аннан соң Николай Сухаревны элемтәчеләр частенә озаталар. Ә шатлыклы җиңү көнен отделение командиры, сержант Николай Сухарев Германиядә каршы ала. Ләкин аның өчен хәрби хезмәт тиз тәмамланмый. Аңа биш ел дәвамында яшь егетләрне сугыш күнекмәләренә өйрәтергә, халыкның иминлеген тәэмин итәргә туры килә. Ә күкрәгенә Кызыл Йолдыз, Бөек Ватан сугышы орденнары һәм ике дистәгә якын сугышчан медальләр тагып туган авылына кайткач, ул Балык бистәсе МТСына эшкә урнаша. Автомобиль йөртүче фронтовик авыл хуҗалыгы производствосы үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. Тормыш юлдашы Анна белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Тик ветеранның бер кызы белән тормыш иптәшенең гомерләре кыска була. Бүген ул икенче хатыны Валентина белән гомер кичерә. Җиңү көнендә алар Ватан өчен һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салалар.
Идрис Аметов.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Татарстанда йортсыз хайваннар проблемасы: ул ничек хәл ителә һәм без нәрсә эшли алабыз?
Балык Бистәсе муниципаль районы
6
май, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 маенда 6 май кичендә, төнлә һәм 7 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
5
май, 2026 ел
2026 елның 5 маенда 18 сәгатьтән 6 маенда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү 5 майда кичен, 6 майда төнлә һәм көндез урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
4
май, 2026 ел
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз