70 еллыкка–70 алмагач һәм агачлы аллеялар

2014 елның 10 мае, шимбә
Бөек Җиңү көненә багышланган” Хәтер вахтасы” кысаларында район оешма-предприятиеләре, мәктәп коллективлары агач утыртуга алындылар. Район җитәкчелеге башлангычында сугыштан кайтмаганнар исәбенчә яшь үсентеләр утыртылачак. Башлангычны беренчеләрдән булып район эчке эшләр бүлеге коллективы күтәреп алды. Алар узган атна азагында үзләренең административ бинасы тирәсенә 70 алмагач утырттылар һәм тулы бер агачлы аллея булдырдылар.
Бу атна башында исә башка коллективлар да өмәгә чыктылар. Кичә район үзәге сабантуе уза торган урынга 500 гә якын яшь үсенте утыртылды. Өмәдә район башлыгы Илһам Валеев үзе дә катнашты. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк.
Вазыйх Фатыйхов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International