Ветеранны котладылар

2014 елның 10 мае, шимбә

«Бердәм Россия” региональ партиясенең Балык бистәсе җирле бүлекчә җитәкчесе Мөдәрис Гаянов белән Тулуш авылы башлыгы вазыйфасын башкаручы Ринат Багаутдинов Тулуш авылы сугыш ветераны Касыйм Сабировны Җиңү көне белән котлады. Алар ветеранга президент, район башлыгы, депутатлар исеменнән бүләкләр, котлау открыткалары тапшырдылар.

                        Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International