20 нче язын каршылый

2014 елның 10 мае, шимбә

Рәис Бариев Тәб. Чаллы авылында Дамир Ногманов җитәкләгән фермерлык хуҗалыгында тракторчы хезмәтен башкара.

Биредә ул ел әйләнәсе эштә. Кыш айларында терлекләргә азык ташып аны улакларга таратса, яз башыннан егет уҗымнарны һәм күпеллык үлән җирләрен тырмалауда катнаша. Рәис быел кырда 20 нче язын каршылый. Фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе аны үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп сыйфатлы итеп башкаруы өчен үз итә.

 Рәсемдә Рәис Бариев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International