Тел белгән телсез булмас

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

Мәгълүм булганча, татар телен белгәннәр бүген 14 ил халкы белән җиңел аралаша ала.

Шул максаттан Шомбыт мәктәбендә берничә ел инде “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үткәрелә. Аның кысаларында “Зирәкләр һәм тапкырлар” бәйгесе “Тамчы шоу” уены, тәнәфесләрдә җырлы-моңлы сынаулар оештырыла. Бу акция кысаларында быел мәктәптә генә түгел Шомбыт почта бүлекчәсендә, кибеттә, китапханәдә чаралар үтте. Чыршылы Елга авылында исә  Нәүрүз бәйрәме күңелле оештырылды. Бу чараларда буклет сүзлекләр, календарьлар таратылды. Соңыннан бу чара барышы мәктәп сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International