Ниһаять, йомгак ясар чак җитте!

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Газетабыз сайтында берничә ай дәвамында барган “Озын толымлы гүзәл” конкурсына йомгак ясар көннәр дә килеп җитте. Без бу чараны 11 апрель көненә билгеләдек. Ул район үзәкләштерелгән китапханәләр системасында узачак. Конкурста катнашучыларны бәйрәм мәҗлесенә чакырабыз. Бу көнне җиңүчеләрне билгеләячәкбез һәм аларга химаячеләребезнең бүләкләре дә тапшырылачак. Конкурсантларның берсе дә бүләксез калмас дип ышандырабыз. 
Бәйгене районыбыз үзешчәннәре башкаруындагы җырлар бизиячәк. Чараның башлану вакыты 10.00 сәгать. Районыбызның гүзәл, озын толымлы сылулары катнашындагы әлеге матур бәйрәмгә сезне дә көтәбез, хөрмәтле укучыларыбыз!
Бер үк вакытта шуны да искәртү урынлы булыр, сайтыбызда “Без–игезәкләр” конкурсы дәвам итә. Газетабызда исә “Авылым тәрәзәләре” бәйгесе колачлана бара. Катнашыгыз, бүләкләр отыгыз, рухи хушланыгыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International