Күргәзмәдә таң калырлык

2014 елның 29 марты, шимбә
Балык бистәсе Мәдәният йорты фойесында бу көннәрдә укучыларның иҗади күргәзмәләре бара. Ул судомоделизм буенча Россия беренчелегенә уздырылган ярышларга карата оештырылган. Районыбыз мәктәпләреннән килгән әлеге иҗади эшләр арасында ниндиләре генә юк! Кул эшләре башкару техникасы, стиле, чималы буенча да төрле булуы белән игътибарны җәлеп итәрлек.

 Күргәзмәдәге су көймәләре, очкыч модельләре һәм башка иҗат эшләре укучыларның никадәр талантлы, мавыгучан икәнлеген раслый. Экспонатлар чын мәгънәсендә тамашачыда соклану тудыра. Ул бер яктан  иҗат фантазиясенең байлыгын күрсәтсә, икенче яктан балалар күңелендәге хыялларның матурлыгын да ачып сала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International