Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Төп игътибар– җитештерүгә
2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Узган атна ахырында район администрациясенең актлар залында кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренең дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары белән үзара мөнәсәбәтенә багышланган семинар-киңәшмә булып узды.
Кече һәм урта эшмәкәрлек–район халкының үз мәшгүльлеген билгеләүче икътисадый сектор. Шуңа да эшмәкәрлекне үстерүгә уңай шартлар тудыру җирле үзидарә органнарының төп бурычларыннан берсе булып тора.
Бүгенге көндә районда 551 урта һәм кече эшмәкәрлек субъекты бар. Шуларның 112 се кече предприятиеләр, 439 ы шәхси эшмәкәрләр. Кече эшмәкәрлектә барлыгы 1,5 меңнән артык кеше мәшгуль. Бу эшләүче халыкның 26 процентын тәшкил итә. Аларның уртача хезмәт хакы 9500 сумга тиң. Шул ук вакытта район бюджетының үз керем өлешенә салым рәвешендә керә торган акчаның нибары 18 проценты гына кече һәм урта эшмәкәрлеккә туры килә.
Шәхси эшмәкәрләребез әле һаман да булса сәүдә итүне хуп күрәләр. Алып сату белән 29 кече предприятие һәм 185 шәхси эшмәкәр шөгыльләнә. Барлык стационар сәүдә предприятиеләренең 86,4 проценты кече эшмәкәрлек субъектлары карамагында. 17 кече предприятие, 2 шәхси эшмәкәр–төзелеш, 12 кече предприятие, 20 шәхси эшмәкәр–эшкәртү тармагында, 17 шәхси эшмәкәр автосервис өлкәсендә хезмәт күрсәтәләр.
Авыл хуҗалыгы тармагында 34 кече предприятие һәм 102 шәхси эшмәкәр эшчәнлек алып баралар. Шәхси хуҗалыкларны үстерү, гаилә фермалары төзү авыл хуҗалыгында алгарышлы юнәлешләр булып торалар. Бүгенге көндә районда 26 гаилә фермасы исәпләнә. Аларның 23 е югары технологияле фермалар. Тагын 11 гаилә фермасы төзелеп ята.
Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Дилүс Гатиятов бәян иткәнчә, узган ел “Лизинг-грант” программасында 6 эшмәкәр катнашкан. Аларга техника һәм җиһазлар алу өчен субсидия рәвешендә 2,8 миллион ярдәм күрсәтелгән Быел бу программада катнашучылар санын 15 кешегә җиткерү планлаштырыла. Дилүс Гатиятов киңәшмәдә катнашучыларны “Лизинг-Грант” программасына керү шартлары, документлар әзерләү тәртипләре белән таныштырды.
Халыкны эш белән тәэмин итү, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Рәсимә Гарифуллина эшмәкәрләрнең игътибарын вакантлы эш урыннары турында мәгълүматларны вакытында тапшырырга кирәклегенә юнәлтте. Кайбер эш бирүчеләрнең хезмәткәрләр белән закон таләпләре нигезендә килешү төземәүләрен тәнкыйтьләде.
Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукын яклау буенча Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова декларация тапшыру тәртипләрен, спиртлы эчемлекләр сатуны чикләү вакытын төгәл үтәргә чакырды. Бу өлкәдә закон бозулар өчен штраф санкцияләренең артуын ассызыклады. Зур борчылу белән республикабызга Казахстаннан кертелгән аракы сату фактларының артуы, аны эчеп агулану фактлары булуы турында сөйләде. Бу җәһәттән, эшмәкәрләрне игътибарлы, сак булырга чакырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров йомгаклау сүзендә эшмәкәрләрне җитештерү белән ныграк шөгыльләнергә өндәде. Җитештерү белән бәйле барлык проектлар методик яктан да, республика программаларын керү рәвешендә һәръяклы яклау табачагына ышандырды. Туризмны үстерү кысаларында Балык бистәсенең экологик чиста район буларак брендын файдалануның кулайлыгына игътибарны юнәлтте.
Әйе, иртәме–соңмы эре компанияләр сәүдә базарыннан вак сәүдәгәрләрне, алып– сатарларны кысырыклап чыгарачаклар инде. Бу шартларда җитештерүгә йөз тоткан эшмәкәрләр оттырмаячак.
Илгиз Җамалиев.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
МКУ
Татарстанда йортсыз хайваннар проблемасы: ул ничек хәл ителә һәм без нәрсә эшли алабыз?
Балык Бистәсе муниципаль районы
6
май, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 маенда 6 май кичендә, төнлә һәм 7 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
5
май, 2026 ел
2026 елның 5 маенда 18 сәгатьтән 6 маенда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү 5 майда кичен, 6 майда төнлә һәм көндез урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз