Моң илендә

2014 елның 21 феврале, җомга

Сәхнә өчен генә туган җаннар була. Андыйларны язмыш башка борылышларга алып керсә дә, юллары барыбер җыр-моңга тоташа. Чөнки чын талант ургып чыккан чишмә кебек, үз агышын алмый туктамый.

25 ел гомерен җыр сәнгатенә багышлаган район Мәдәният йорты хормейстры Фирдания Бәдретдинованы да мин сәхнә өчен туган дияр идем. Хәер, мин генә түгел, аның иҗатына гашыйк һәммә кешенең дә күңелендә шундый уйлардыр. Күптән түгел  район Мәдәният йортында узган юбилей кичәсе моны янә бер кат дәлилләде. Тамаша залының шыгрым тулы булуы, тамашачының сәхнәгә берөзлексез чәчәк бәйләмнәре ташуы да җырчыга булган хөрмәт, аның моңнарына ихтирамны күрсәтте.

...Бәйрәм киченең буеннан буена якты хатирә булып иҗатка юл сарган еллар калкынды,  сәхнә түрендәге экраннан балачак, яшьлек кадрлары үтте. Туган авылы Кече Укмасның тугайлары, болын-кырлары әле дә шул истәлекләрне саклый икән ләбаса. 5-6 яшьлек нәни кызчыкның әнисенә кушылып татар халык җырларын көйләве, кичләрен өйгә кул эшләре белән кергән күрше апалары алдында “концерт куюлары” да татлы хатирә булып җанга уелган. Чаршау артыннан яшеренеп кенә чыккан җыр авазының еллар узгач татар иле сәхнәләреннән моң булып сибелүе хакында уйланылды, хыялланылды микән ул вакытларда?! Белмим. Әмма бүген район, республика, Бөтенрәсәй җыр бәйгеләрендә лауреат буларак яуланган Дипломнар, нәтиҗәле хезмәтләрен чагылдырган Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары юбилярны котларга килгән  авылдашлары, сыйныфташлары, дуслары алдында йөз аклыгын таныдылар. Ә уңышлар исә һәрчак канат өсти, үз-үзеңә булган ышанычны тагын да арттыра.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рашат Хәбибуллинның тәбрикләү чыгышы, Фирдания Бәдретдиновада тәүге җыр күнекмәләре алган, бүгенге көндә Казан мәдәният һәм сәнгать университетында үзе җыр дәресләре бирүче педагог, җырчы Венера Шәмиеваның котлау сүзләрендә дә хаклык ярылды: “Моңы белән тамашачыны үзенә гашыйк иткән, сәхнәдәге тыйнаклыгы белән үзен яраттырган, шул рәвешле җөмһүриятебез сәхнәләрен яулаган җырчыларның берсе ул. Яшьләрнең талантын күрә белүе, бик күпләргә дөрес юл сайлауда булышуы белән дә хөрмәткә лаеклы”,–диде алар.

 Якташ шагыйребез, бик күп җырлар авторы Вазыйх Фатыйхов сүзләренә язылган “Балык бистәм” җырының район гимны дәрәҗәсенә күтәрелүе дә җырчының күркәм уңышы.

–Таланты Аллаһы Тәгаләдән булса, хөрмәте–халыктан,–диде юбилярны котларга сәхнәгә күтәрелгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина. –Татар хатын-кызлары өчен эталон итеп мин үзебезнең сөекле ханбикәбез Сөембикәне куям. Ә син сәхнәнең ханбикәсе булып яшә, Фирдания!

Һәм залда шагыйрә башкаруында «Сөембикә» җыры яңгырады.

Әйе, юбилярны котларга килүчеләрнең җырчыга карата  әйтелгән сүзләре гади мактау булып түгел, төбәгебез сандугачы белән горурлану булып яңгырады бу көнне. “Өмет” татар фольклор ансамбленең (җитәкчесе Ф.Бәдретдинова) республика, Бөтенрәсәй фольклор фестивальләре лауреаты булуы, күпсанлы Дипломнар белән бүләкләнүе дә тагын ни белән аңлатылыр иде!

 25 еллык сәхнә уңышларын саный китсәң бихисап. Аларның һәрберсенә иҗади хезмәт салынган. Әлеге кичәдә дә тамашачы аның җырларын тыңлап күңеленә ял алды. Казан мәдәният һәм сәнгать университеты студенты Рәзил Исмәгыйлов, үзешчән композиторлар Халидин Әхәтов, Габдразак Мингалиев һәм башка бик күпләрнең тәбрикләүләренә җырлар килеп кушылды. Бүләк ителгән кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, тамаша залыннан ишетелгән көчле алкышлар исә сәхнәдәге моң иясе–Фирдания Бәдретдинова иҗатының гомерле булуына ишарә иде.

...Кичә тәмам. Кайтыр юлга чыккач та аннан алынган тәэсирләр тиз генә күңелдән китмәде. Сагыну, җирсү булып агылган җыр җан түренә үрелде:

«Хатирәләр уяу, һәр тыкрыктан,

Балачагым чыга йөгереп».

Җырла сандугач! Битараф җаннарның да күңелен кузгат, җыр-моңнарың белән тамашачыны сөендереп, сокландырып яшә! Иҗат юлың озын булсын!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International