Район пенсия фонды идарәсенең узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыелышында республикадан вәкилләр һәм район учреҗдение җитәкчеләре дә катнашты.
–Узган ел без гражданнарыбызны пенсия белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә, барлык комплекслы чараларны да тулысынча үз вакытында тормышка ашыру буенча нәтиҗәле эшләдек,–дип башлады үз чыгышын идарә башлыгы Минзия Валеева. Аның чыгышыннан күренгәнчә алда торган бурычларны уңышлы үтәүдә пенсия фонды бюдҗетына иминият взносларынының соңарып яисә кичектереп керүе нык комачаулый. Бүгенгесе көнне район оешма, предприятие һәм хуҗалыкларының пенсия фондына 16 млн. сумнан артык әҗәте җыелган. Шуңа аларга әлеге бурычларны кайтару максатыннан зур күләмле чаралар күрергә туры килә. Узган ел суд приставларына 140 суд карары җибәрелгән һәм әлеге служба ярдәмендә 2 млн. га якын суммада бурыч кайтарылган. Бүгенгесе көнне аларның эшендә шәһси эшмәкәрләрнең бурычларын киметү мәсъәләсе төп проблема булып кала. Шуңа карамастан район пенсия фонды идарәсе республика күләмендә көйле эшләүче яхшы оешмалардан исәпләнә. Электрон документлар белән эш итүне дә алар республикада беренчеләрдән булып файдалана башлаганнар. Хәзер инде лаеклы ялга чыгарга хәзерләнүчеләргә элеккеге еллардагы кебек архивлардан, элеккеге эш урыннарыннан белешмәләр алып мәшәкәтләнергә дә кирәкми. Авыл халкы белән дә алар аңлашып тыгыз элемтәдә торып эшлиләр. Узган ел пенсия фонды идарәсенең клиент службасына 7551 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу алдагы елдагыдан 1540 ка артык. Авыл кешеләреннән 7535 гариза һәм документлар кабул ителгән булса, аларның барысы да уңай чишелеш тапкан. Биредә хәзер элеккеге еллардагы кебек озын чиратлар юк. Бик күпләр белгечкә телефон буенча язылалар. Белешмәләр өстәле телефоны аша да сорауларга җавап, аңлатма алырга мөмкин.
Пенсия һәм төрле акчалата өстәмәләр түләү мәсъәләләре буенча да җирле үзидарәләр белән тыгыз элемтәдә торып эшләүләре турына берничә сүз әйтми мөмкин түгел. Район пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре узган ел төрле оешма учреҗденияләрдә һәм хуҗалыкларның хезмәт коллективлар алдында 178 мәртәбә чыгыш ясаганнар. Үзләрендә 12 семинар оештырганнар.
Пенсия фонды идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, алда торган катлаулы мәсьәләләрнең үз вакытында үтәлүе җирле учреждениеләр, оешма предприятиеләр белән үзара аңлашып эшләү нәтиҗәсе. Мөһим мәсьәләләрне, билгеләнгән чараларны уңышлы төстә үтәп чыгу өчен алар бар тырышлыкларын куеп эшлиләр. Бу елга да үз алларына 18 пункттан торган әһәмиятле карарлар кабул иттеләр. Төп докладтан соң пенсия фонды идарәсе белән тыгыз элемтәдә торып эшләүче служба вәкилләре: район прокуроры урынбасары Рәнис Муксинов, Суд приставлары службасы хезмәткәре Александр Куприянов, почта элемтә үзәге җитәкчесе Илсур Кәтиев чыгыш ясадылар, үз эшчәнлекләре һәм алда торган бурычлары турында сөйләделәр.
Киңәшмәдә катнашучы республика пенсия фонды оешмасының казначейлык бүлеге башлыгы Елена Сафронова белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рашат Хәбибуллин йомгаклау чыгышы белән чыктылар, алда торган бурычлар белән таныштырдылар