Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы терлекчелек калдыклары белән эш итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Тавеле авылы янындагы биологик калдыкларны утильләштерү объекты законнар таләпләренә туры килми, биотермик чокыр территориясе тоташ койма белән әйләндереп алынмаган, бу исә әлеге объект территориясенә кешеләр һәм хайваннарның керүен кире какмый.
Закон бозуларны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать иткән.
Суд карары белән табигатьне саклау прокуратурасының таләпләре канәгатьләндерелде. Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетына үләт базын (биотермик чокырны) әйләндереп алуның бөтенлеген торгызу бурычы йөкләнгән.
Район суды карарының үтәлеше табигатьне саклау прокуратурасы контролендә тора