Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлатканча, 2026 елның 1 мартыннан РФ Җир кодексының җир кишәрлекләреннән рөхсәт ителгән файдалану төрләрен җайга салуны билгели торган нигезләмәләре үзгәрде.
Күрсәтелгән үзгәрешләр белән рөхсәт ителгән файдалану төрен билгеләү кертелде; җир кишәрлекләреннән рөхсәт ителгән файдалану төрләре турында, рөхсәт ителгән файдалану төрләрен сайлау мәсьәләләрен дә кертеп, гомуми нигезләмәләр билгеләнә; рөхсәт ителгән файдалану төренә бәйсез рәвештә җир кишәрлегеннән файдалану мөмкин булган аерым очраклар билгеләнде. Оборона һәм куркынычсызлык җирләренең, су фонды һәм запас җирләренең хокукый статусын билгеләүче кайбер нигезләмәләр үзгәртелде. Шулай ук башка үзгәрешләр дә каралган.