Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне, 1961 елда, беренче тапкыр «кулланучы» төшенчәсе формалаштырылды һәм кулланучының дүрт төп хокукы аталды, ә атап әйткәндә:
- мәгълүмат алу хокукы,
куркынычсызлык хокукы,
аңлы сайлау хокукы,
ишетелергә хакы бар.
Соңрак Бөтендөнья кулланучылар оешмасы (Consumers International — CI) аларны түбәндәге хокуклар белән тулыландырды:
зыянны каплау хокукы,
- куллану белеме алу хокукы,
- төп ихтыяҗларны канәгатьләндерү хокукы,
сәламәт әйләнә-тирә мохиткә хокук.
Беренче тапкыр Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне 1983 елның 15 мартында билгеләп үтелә. ике елдан соң — 1985 елның 9 апрелендә БМО Генераль Ассамблеясе кулланучылар мәнфәгатьләрен яклау өчен җитәкчелек принципларын кабул итә.
Бу принциплар кабул ителү белән кулланучылар хокуклары халыкара танылу алды. Аларда сәясәтне билгеләгәндә һәм кулланучылар мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә законнар эшләгәндә Хөкүмәт таянырга тиешле нигезләмәләр каралган. БМО резолюциясен кабул итү бу өлкәдә халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итте.
Россиядә әлеге дата 1994 елдан киң билгеләп үтелә башлады.
Бу бәйрәмнең үзенчәлеге шунда ки, ел саен бөтен дөнья өчен бердәм тематика билгеләнә. Быел Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне «экологик чиста энергия һәм продукция куллануга күчү юлы белән кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү»темасына кагыла.
Россия-климат буенча Париж килешүе ягы. Шул ук вакытта Россия энергетикасын тулаем алганда экологик чиста энергия чыганакларының югары өлеше аерып тора (39,3% – түбән углеродлы электрогенерация, шулардан АЭСКА 19,7% туры килә, ГЭСка – 19,1%). Тагын 47,7% электр энергиясе табигый газ нигезендә эшләп чыгарыла, аннан углекислый газ чыгару шулай ук бик түбән.
Бүген кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү гамәлләре өч төп юнәлеш буенча чиста энергиядән файдалануны арттыру тирәсендә тупланган:
- энергетик яктан чиста йортлар (җылыту, суыту, ризык әзерләү, суыткычлар, корылмаларның энергия нәтиҗәлелеге);
- энергетик яктан чиста транспорт;
- чиста электр белән тәэмин итү.
Шул ук вакытта кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен яклау һәм киңәйтү һәрвакыт сәламәт, тотрыклы әйләнә-тирә мохитне тәэмин итү, ресурсларны гадел бүлү һәм кулланучылар буларак кешеләр өчен эшли торган икътисадый системалар булдыру белән бәйле булды. Әмма кыска вакыт эчендә экологик чиста товарларга күчү бездән тора, югыйсә без экологик булмаган товарларны җитештерү, куллану һәм утильләштерү аркасында барлыкка килгән пычрану һәм токсиннар белән әйләндереп алыначакбыз. Нәкъ менә кулланучылар сайлавы товарлар җитештерүгә һәм хезмәтләр күрсәтүгә сакчыл якын килүләрне гамәлгә кертүгә йогынты ясарга сәләтле.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 09.06.2020 ел №1523-р күрсәтмәсе белән расланган 2035 елга кадәр чорга Россия Федерациясенең Энергетика стратегиясе нигезендә ягулыкның экологиялерәк төрләренә күчү һәм торакның энергия нәтиҗәлелеген арттыру чараларын билгеләү каралган. Стратегиянең әйләнә-тирә мохитне саклау өлешендә төп бурычы булып парник газлары чыгару күләмен һәм энергетика нәтиҗәлелеген киметү тора.
Роспотребнадзор Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә багышланган чаралар планын раслады, ул массакүләм мәгълүмат чараларында проблемаларны яктыртуны, гражданнарга шәхси кабул итүләрдә, шулай ук дистанцион форматта мәгълүмат бирүне һәм консультацияләр бирүне, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның актуаль аспектларын аңлатуны, рациональ куллану контекстында халыкның төрле төркемнәре арасында кулланучыларга практик ярдәм күрсәтүне күздә тота (сәламәт туклану рационы, органик продукция, экологик чиста куллану төргәге, ТКХ өлкәсендә энергияне саклау).
Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне алдыннан регионнарда төзелгән ведомствоара киңәшмә органнары утырышлары оештырылды һәм уздырылды (Роспотребнадзорның территориаль органнары каршында кулланучылар хокукларын яклау буенча Консультатив Советлар; Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары каршында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссияләр (Советлар)). Әлеге утырышларда нигездә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чараларны гамәлгә ашырганда үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Роспотребнадзор тарафыннан кулланучыларга мәгълүмат бирү һәм консультация бирү эшенә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый кулланучылар берләшмәләре вәкилләре актив җәлеп ителде.
Шунысы әһәмиятле, әлеге эш ел саен кулланучылар хокукларын яклау милли системасында катнашучыларның тыгыз хезмәттәшлегендә башкарыла, аларга дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм кулланучыларның иҗтимагый оешмалары керә, бу исә илебездә кулланучылар хокукларын нәтиҗәле яклауны тәэмин итүгә комплекслы якын килүгә, уздырыла торган мәгълүмати эшнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итә.