Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү. 23 февральдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 24 февралендә төнлә һәм 2026 елның 24 февралендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә.

2026 елның 23 феврале, дүшәмбе

Җил көчәйгәндә:

 

1. Биналардан чыкмаска киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

 

2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз,  җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

 

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк

 

4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

 

5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч

 

6. Өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә элементлары  зур куркыныч тудыра. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында  тагын да арта.

 

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алырга кирәк

 

8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International