2025 елның 22 декабрендә 10.00 сәгатьтә 422650, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп., Ленин ур., 48 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының чираттагы IV утырышы булачак.
Район Советы утырышында катнашу нияте булган гражданнарның гаризаларын Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм F.Ahmetzyanova@tatar.ru электрон почтасына кабул итә.
Утырышның көн тәртибе:
1. 2026 елга һәм 2027-2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының бюджеты турында.
2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының «Муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләүче затларга Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмнәрен, айлык һәм башка өстәмә түләүләрне билгеләү турында» 2022 елның 07 июлендәге XXIII-3 номерлы карарына үзгәрешләр турында.
3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 2023 елның 25 маендагы XXXVIII-10 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында муниципаль хезмәт турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында.
4. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 07.12.2005 ел, №III-6 карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре буенча вәкилләр палатасы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында.
5. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 2014 елның 13 декабрендәге XLII-3 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Контроль-хисап палатасы турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында.
6. Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 14.10.2025 №II-6 карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының Социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.
7. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 14.10.2025 №II-8 карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе, муниципаль милек һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.
8. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында " 01.12.2021 елгы XV-4 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.
9. Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Шетнево-Тулуш авыл җирлеге Советына бермандатлы 2 номерлы Шетнево-Тулуш сайлау округы буенча кичектерелгән тавыш бирүне әзерләүгә һәм уздыруга җирле бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларның керүе һәм тотылуы турында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы территория сайлау комиссиясе хисабы турында.