2025 елның 15 декабрендә кич, 16 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә күз күреме 1-2 км га кадәр начарая торган буран һәм 15-18 м/с кадәр көчле җил көтелә. Тәкъдим итәбез: урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә бик сак булыгыз, машина юлы аша чыгу өчен җәяүлеләр өчен җир өсте яки җир асты кичүләреннән генә файдаланыгыз. Балаларны караучысыз калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.