Халык уен коралларында яшь башкаручыларның конкурс-фестивале

2025 елның 12 декабре, җомга

2025 елның 6 нчы декабрендә Яшел Узән шәһәрендә "Баш әйләндеуче бармаклар" халык уен коралларында яшь башкаручыларның VIII Бөтенроссия конкурс-фестивале узды. Мәскәу, Казан, Ижау, Чебоксар, Мордовия Республикасы, Татарстан Республикаларыннан 170-тән артык яшь музыкант иң яхшы башкаручы исеме өчен көч сынашты.

Баян-соло номинациясендә Балык бистәсе балалар сәнгать мәктәбенең баян классы буенча музыка булеге укучысы Мөбәрәкшин Рияз катнашты. Конкурс таләбенә 2 төрле характерлы әсәр кертелгән иде.

Чыгышлар нәтиҗәләре буенча Рияз 3 нче дәрәҗә Лауреат дипломы белән бүләкләнде. Укытучы В.В Мөбәрәкшин концертмейстер осталыгы өчен дипломы белән буләкләнде.

Риязны искиткеч нәтиҗә белән котлыйбыз hәм алга таба да иҗади җиңуләр телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International