Игорь Комаровның Казанга эш сәфәре

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

2025 елның 5 декабрендә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанга эш сәфәре кыла.

Казанда Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы утырышы узачак. Көн тәртибендә - ике төп мәсьәлә: Идел буе федераль округы төбәкләрендә җирле үзидарәнең оештыру нигезләре кысаларында хокук куллану практикасы һәм эчке туризмны үстерү.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International