Түбән Новгородта «Россиянең бөек елгалары балалар күзләре белән» Бөтенроссия балалар экология форумы

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

2025 елның 13 октябрендә Түбән Новгородта «Россиянең бөек елгалары балалар күзләре белән»Бөтенроссия балалар экология форумын ачу тантанасы булды. Чараның максаты-Россия су объектларының актуаль экологик проблемаларын өйрәнүгә һәм хәл итүгә юнәлдерелгән тикшеренү һәм проект эшләре аша мәктәп укучыларында табигатьне саклау һәм экология эшчәнлегенә кызыксыну уяту.

Түбән Новгородтагы Форум илнең төрле төбәкләреннән 13-18 яшьлек яшь тикшеренүчеләрне һәм активистларны берләштерде. Болар-су ресурсларын саклау һәм торгызу мәсьәләләрен өйрәнүче, беренчел сайлап алуны уңышлы узган балалар.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән чарада катнашучыларны һәм кунакларны вәкаләтле вәкил урынбасары Олег Машковцев сәламләде: "Форум  проблемалар турында фикер алышу, бер-береңне ишетү һәм экологик хәлне яхшырту буенча конкрет тәкъдимнәр эшләү өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Сезнең идеяләрегез һәм иҗади якын килүегез Россиянең табигый байлыкларын яклауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк. Чөнки киләчәк сезнеке, яшь һәм актив кешеләр, үз ватанының табигый мирасын саклау өчен җаваплылык алырга әзер"»

Форум кысаларында укучылар су сыйфатын тикшерүгә, су объектларының биологик төрлелеген саклауга һәм торгызуга, киләчәктә су технологияләрен куллануга кагылышлы мәсьәләләрне өйрәнәчәкләр. Балалар өчен микробиология буенча мастер-класслар һәм лаборатор практикумнар, шулай ук экологик тренинг әзерләнгән.

Форум 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм табигать байлыкларын саклауга үз өлешен кертергә омтылучы яшь экологларга ярдәм итү мәйданчыгы булачак.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елдан Россиядә «Экологик иминлек» милли проекты гамәлгә ашырыла – ул элегрәк тәмамланган «Экология»милли проектының дәвамчысы. Яңа этап эшнең төп юнәлешләрен саклый: сулыкларны савыктыру, куркыныч объектларны бетерү, йомык цикллы икътисадны үстерү, атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсен киметү, урманнарны саклау һәм тыюлык территорияләрен үстерү. Милли проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International