Игорь Комаров һәм Радий Хәбиров республика кардиоүзәгендә булдылар

2025 елның 3 октябре, җомга

1 октябрьдә Уфада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Республика кардиология үзәгендә булдылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу учреждение республикада пациентларга «йөрәк – кан тамырлары хирургиясе»профиле буенча махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәменең барлык төрләрен дә күрсәтә торган бердәнбер учреждение. 2025 елда биредә яңа хирургия корпусы төзелеп беткән. Аның видео-конференц-элемтә режимындагы эшенә Россия Президенты Владимир Путин старт бирде.

Хирургия корпусының мәйданы якынча 35 мең кв.м. аның составында кабул итү бүлеге, реанимация залы, ике консультация – диагностика бүлеге, функциональ диагностика бүлеге, көндезге стационар, ике реанимация бүлеге, ике операция блогы, ике рентгенохирургия ысуллары бүлеге, кардиохирургия бүлеге, кан тамырлары хирургиясе һәм хирургия бүлеге  ритмның катлаулы бозылуларын дәвалау, шулай ук бактериология лабораториясе эшли.

Яңа корпус ачылганнан бирле кардиоүзәктә 5 меңнән артык операция һәм уникаль тикшеренүләр уздырылган.

Игорь Комаров төбәктә төзелгән йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш эшен югары бәяләде.

"Үзәктә кулланыла торган җиһазланыш һәм технологияләр дәрәҗәсе таң калдыра. Биредә гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүнең яхшы системасы төзелгән. Һәм, әлбәттә, мин монда эшләүче кешеләрне күрәм, алар рәхәтләнеп Башкортстанда яшәүчеләргә эш шартлары һәм ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре турында сөйлиләр. Мин барыгызга да зур уңышлар телим", - дип билгеләп үтте Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, Башкортстанда хирургия корпусы төзелеше йөрәк авыруларын комплекслы диагностикалау һәм дәвалау өчен заманча инфраструктура булдыруда мөһим этап булды.

 

Мәгълүмат һәм фотосурәтләр РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте тарафыннан бирелде

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International