2026 елдан салым законнарындагы үзгәрешләр турында вебинарда сөйләячәкләр

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 11 декабрьдә 10.30 сәгатьтә булачак «2026 елда салым законнарында НДС һәм махсус салым режимнары буенча үзгәрешләр» темасына вебинарда катнашырга чакыра.

 

Вебинарның спикеры булып Идарәнең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак.

 

Чара барышында 2026 елда үз көченә керә торган НДС һәм махсус салым режимнары буенча норматив-хокукый базада булачак үзгәрешләр каралачак. Катнашучылар өчен фикер алышына торган темалар буенча реаль вакыт режимында сораулар бирү мөмкинлеге каралган.

 

Вебинарда катнашу бушлай, алдан теркәлү түбәндәге сылтама буенча мәҗбүри: https://w.sbis.ru/webinar/ae739f57-46ab-44f1-b042-98c888d2bdcf

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International