Тавыш бирү йомгаклары буенча Татарстан Республикасыннан Александр Поповның «Көтә» эше иң яхшысы булды
2025 елның 25 сентябрендә «ФормАРТ» фестивален ябу тантанасы кысаларында Идел буе федераль округының иң яхшы граффити-рәссамнарын бүләкләделәр.
Өч көн дәвамында округ финалында катнашучылар Киров исемендәге паркта масштаблы арт-объектлар төзеделәр, заманча сәнгать һәм һөнәри үсеш буенча лекцияләргә йөрделәр, шулай ук Киров өлкәсенең мәдәни мирасы белән таныштылар.
Традиция буенча фестивальнең җиңүчесен билгеләү халык һәм эксперт тавыш бирүен үз эченә ала иде. Халык тавыш бирүендә теләге булган һәркем, бушлай номер буенча тавыш биреп, катнаша алды.
Прогресс галереясендә узган бүләкләү тантанасында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев һәм Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Светлана Шумайлова катнашты.
Тавыш бирү йомгаклары буенча Татарстан Республикасыннан Александр Поповның «Көтә» эше иң яхшысы булды. Икенче урынны Мордовия Республикасыннан «Хәтер саклаучы» эше белән Ангелина Волкова алды. Оештыру комитеты карары белән берьюлы 2 рәссам лидерлар өчлеген япты – Самара өлкәсеннән Кирилл Зырянов «Җиңү икмәге һәм корычы» эше белән һәм Башкортостан республикасыннан Кирилл Ильин «Җайдаклар»эше белән.
Җиңүчеләргә һәм призерларга иҗади үсешкә 100-200 мең сумлык грантлар тапшырылды.
Шулай ук быел PRIFO белән берлектә «Челтәрдә җиңүче»номинациясендә тавыш бирү үткәрелде. Фестиваль финалистлары арасында Телеграм-канал язылучылары тарафыннан Иң яхшы эш сайланды – Саратов өлкәсеннән рәссам Илья Крыловның «Өйгә юл» ы.
Иҗади номерлар һәм катнашучылар белән интерактивлар фестивальнең якты ахыры булды.
«ФормАРТ» фестивале 2020 елдан РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән үткәрелә һәм ул яшь рәссамнарның иҗатына ярдәм итүгә, граффити сәнгате ярдәмендә Идел буе федераль округы төбәкләрендә заманча шәһәр мохите һәм яңа мәдәни кодлар булдыруга юнәлдерелгән.
Оештыручылар-РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты, «Идел буе федераль округында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды» КБО, Киров өлкәсе Хөкүмәте, Идел буе федераль округы чикләрендә урнашкан РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары.