Игорь Комаровның Чувашиягә эш сәфәре

2025 елның 26 сентябре, җомга

         2025 елның 26 сентябрендә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Чувашиягә барачак.

       Вәкаләтле вәкил Олег Николаевның төбәк башлыгы вазыйфасына керешү тантанасында катнашачак.

      Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 12-14 сентябрендә Чувашиядә республика башлыгы сайлаулары узды, аның нәтиҗәләре буенча Олег Николаев 67% тавыш белән җиңү яулады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International