2 нче декабрьдә Ф. Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбенә профориентация концерты белән Алабуга мәдәният hэм сәнгать көллияте укучылары һәм укытучылары килделәр. Көллият каршындагы ансамбльдә катнашучылар балалар сәнгать мәктәбе укучыларын халык уен коралларында тере башкарулары белен гаҗәпләндереп кенә калмыйча, узләренең һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклашып, берничә мастер-класс уткәрделәр.