Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлатканча, РФ Хөкүмәте тарафыннан эчке су объектларында, шулай ук су саклау зоналарында һәм су объектларының яр буе яклау полосаларында дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) махсус режимын (даими рейд) гамәлгә ашыру тәртибе билгеләнгән.

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлатканча, РФ Хөкүмәте тарафыннан эчке су объектларында, шулай ук су саклау зоналарында һәм су объектларының яр буе яклау полосаларында дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) махсус режимын (даими рейд) гамәлгә ашыру тәртибе билгеләнгән.
Тиешле үзгәрешләр РФ Хөкүмәтенең 04.04.2025 № 433 карары белән РФ Хөкүмәтенең 25.06.2021 № 996 Карарына кертелде, ул балыкчылык һәм су биологик ресурсларын саклау өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) җайга сала.
Әлеге документка дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) махсус режимын – даими рейд кертүне күздә тоткан бүлек өстәлгән.
Даими рейд инспекторларның мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү, ачыклау һәм булдырмау максатларында даими рейд территориясе буенча хәрәкәт итү мөмкинлегеннән гыйбарәт. Даими рейдны башкарганда контроль пунктлары билгеләнми.
Даими рейд транспорт чараларына, башка җитештерү объектларына, контрольдә тотылучы затларның эшчәнлегенә һәм гамәлләренә карата гамәлгә ашырыла.даими рейдны гамәлгә ашырганда мәҗбүри таләпләр нигезендә транспорт чарасында, башка җитештерү объектында яисә контрольдә тотылучы затта булырга тиешле документларны карау, тикшерү, сораштыру, таләп итү, инструменталь тикшерү башкарылырга мөмкин.
Контрольдә тотылучы затлар, аларның вәкилләре һәм даими рейд территориясендәге хезмәткәрләр инспектор таләбе буенча туктарга, транспорт чараларына яисә башка җитештерү объектларына тоткарлыксыз керү мөмкинлеген тәэмин итәргә, танышу өчен мәҗбүри таләпләр нигезендә транспорт чарасында, башка җитештерү объектында яисә контрольдә тотылучы затта булырга тиешле документларны тапшырырга тиеш.
Кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә даими рейд эчке су объектларында, су саклау зоналарында һәм яр буе яклау полосаларында гамәлгә ашырылырга мөмкин.
Даими рейд территорияләре контроль органнары җитәкчеләре тарафыннан билгеләнәчәк
Яңа нигезләмәләр 13.04.2025 елдан үз көченә керде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International