«Идел буе кадеты-2025» кадет корпуслары Спартакиадасы халыкара дәрәҗәгә чыкты

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасыннан Спартакиадада Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусыннан 21 кадет катнаша. (9, 10, 11 сыйныф укучылары)

 

2025 елның 22 сентябрендә Чабаксарда Советлар Союзы Герое А.В. Кочетов исемендәге Чуваш кадет корпусы базасында «Идел буе кадеты – 2025» кадет корпуслары спартакиадасын ачу тантанасы булды. Чара Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында уза.

Быелгы ярышларда Идел буе федераль округы (Башкортстан, Татарстан, Удмуртия, Чувашия һәм Түбән Новгород) кадет корпусларында тәрбияләнүче 105 бала катнаша. Аларны уздыру тарихында беренче тапкыр аларга Беларусь Республикасыннан «Минск Суворов хәрби училищесы» командасы кушылды.

Спартакиаданы Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән тантаналы рәвештә Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Александр Тихонов ачты: "Хәзерге шартлар Ватанны саклаучыларның махсус әзерлеген таләп итә. Нәкъ менә шуңа күрә кадет мәгариф учреждениеләренә ярдәм итү һәм аларны үстерү Идел буе федераль округында өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Инфраструктураның югары дәрәҗәсе, уку сыйныфларының заманча җиһазланышы, спорт инвентаре һәм югары квалификацияле укытучылар составы кадетларга уңышлы киләчәк өчен әзерлек һәм кирәкле белемнәр тәэмин итә. Безнең төп максатыбыз-акыллы, көчле, батыр һәм югары рухлы гражданнар үстерү, аларга иртәгә бөек Ватаныбызның киләчәге ышанып тапшырылачак"»

Өч көн дәвамында егетләргә команда составында спорт, интеллектуаль һәм хәрби-гамәли дисциплиналарда ярышырга туры киләчәк. Программа шулай ук программалаштыру һәм пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү буенча ярышларны да үз эченә ала.

Тантананың мәртәбәле кунаклары арасында-Чуваш Республикасы башлыгы Олег Николаев, Россия Герое, РФ атказанган хәрби очучысы Николай Гаврилов, РФ Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш исәпләү үзәге башлыгы Роберт Баранов.

Тантаналы ачылыштан соң спартакиадада катнашучылар һәм мөхтәрәм кунаклар Чабаксардагы Хәрби Дан Монументы янындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Шул ук көнне Александр Тихонов төбәк мәгариф идарәсе органнары һәм Идел буе федераль округының кадет корпуслары җитәкчеләре белән 2024-2025 уку елындагы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм агымдагы чорга бурычларны билгеләү буенча киңәшмә үткәрде. Төп игътибар чыгарылыш укучыларын бердәм дәүләт имтиханына әзерләүгә, кадетларның физик әзерлеген ныгытуга һәм хәрби белемнәр дәрәҗәсен күтәрүгә бирелде. Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук һөнәри юнәлеш бирү эшен камилләштерү кирәклеген билгеләп үттеләр.

Белешмә:

Спартакиаданың төп бурычлары түбәндәгеләр: кадет корпусларында тәрбияләнүчеләрнең интеллектуаль, физик һәм иҗади үсеше өчен өстәмә мотивация тудыру; иң яхшы кадетларны ачыклау һәм бүләкләү; сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру; белем бирү һәм тәрбия процессларын оештыруда иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм тарату һ.б. ярышларда гадәттәгечә Идел буе федераль округының биш кадет корпусында тәрбияләнүчеләр катнаша. (Башкорт, Татарстан, Удмурт, Чуаш һәм Түбән Новгород).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International