Татарстан Республикасыннан «Балачакны кайтарырга» округ фестивалендә балалар йортларында тәрбияләнүче 32 бала катнаша
2025 елның 17 сентябрендә Уфада ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен оешмаларда тәрбияләнүчеләргә ярдәм итү һәм социаль адаптацияләү буенча «Балачакны кайтарырга»округ фестивален ачу тантанасы булды. Чарада Идел буе федераль округы төбәкләреннән 370 бала һәм яшүсмер катнашты.
Округ фестивале Уфа шәһәренең матур урынында урнашкан шифаханә базасында үткәрелә. Программа интеллектуаль, иҗади, спорт конкурсларын үз эченә ала – «Мастерок», «Балачак йолдызлары», «Акыл палатасы», «Спорт Олимпы», «кулинар осталык», шулай ук пилотсыз системалар белән идарә итү дәресләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре, спортчылар, блогерлар катнашында мастер-класслар.
Кроме того, подростки побывают в ведущих колледжах и университетах республики, научных и производственных лабораториях. Подготовлена большая экскурсионная и познавательная программа – посещение музеев, театров, исторических мест города.
Все мероприятия фестиваля можно отслеживать онлайн на официальном сайте проекта – фестивальдетства.рф.
Большой праздничный концерт в Башкирской государственной филармонии имени Хусаина Ахметова дал старт фестивалю. В фойе была представлена большая выставка творческих поделок участников, которая отражала колорит регионов Приволжья.
Конкурсантларны һәм аларның остазларын Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Олег Машковцев сәламләде: "Балачак – һәр кеше тормышында искиткеч этап, бу якты хисләр гомерлеккә истә кала торган чор. Ә тагын бу дус булырга вакыт. Шуңа күрә мин сезнең «Балачакны кайтарырга» фестивален ярышлар һәм конкурслар өчен мәйданчык итеп кенә кабул итүегезне телим. Бу сезнең өчен фикердәшләрегез белән очрашу, озак еллар дуслык башлану урыны булсын. Сезгә кунакчыл Уфада яхшы һәм файдалы вакыт үткәрүегезне, кызыклы көрәштән якты хисләр белән тулылануыгызны һәм лаеклы җиңүләрегездән шатлык алуыгызны телим!»
Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар – Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Руслан Хәбибов, танылган җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Балачак бәйрәме 19 сентябрьдә тәмамлана. Конкурсларда һәм ярышларда җиңүчеләрне кыйммәтле призлар көтә.
Белешмә:
Социаль проект Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортостан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Проектның төп бурычлары-максималь санда ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны һөнәри юнәлеш бирү, танып белү, мәдәни һәм спорт характерындагы региональ сайлап алу һәм округ чараларында катнашу белән колачлау һәм һәр баланың потенциалын уңышлы үстерү өчен шартлар тудыру.