2025 елның 21 ноябрендә 11.00 сәгатьтә 422650, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп., Ленин ур., 48 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының чираттагы III утырышы узачак.
Район Советы утырышында катнашу нияте булган гражданнарның гаризаларын Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм F.Ahmetzyanova@tatar.ru электрон почтасына кабул итә.
Утырышның көн тәртибе:
1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының «2026 елга һәм 2027-2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджеты турында» карары проекты турында.
2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының "Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Рус Әшнәге авыл җирлегенең генераль планын раслау турында" 01.03.2023 №XXXIV-4 карарының үз көчен югалтуын
тану турында.
3. 2025 елга Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның Фаразлау планына (программасына) үзгәрешләр кертү турында.
4. Татарстан Республикасы «Балык Бистәсе муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт вазыйфалары исемлеген раслау турында.
5. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы җирле үзидарә органнары структурасы турында»11.11.2020 ел, №IV-6 карарына үзгәрешләр кертү турында.
6. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы территориаль сайлау комиссиясе составына билгеләп кую өчен кандидатура турында.