3 ноябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә, юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән яңгыр һәм юеш кар явып тора. Көндез явым-төшем юк. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка күчү белән 5-10 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-3˚. Көндез максималь температура +1..+3˚. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булуы ихтимал.