Татарстан Республикасыннан фестивальдә балалар йортларында тәрбияләнүче 32 бала катнашачак
16-20 сентябрьдә республикага Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән балалар йортларында тәрбияләнүче 500 бала киләчәк. Уфа алтынчы тапкыр «Балачакны кайтарырга»дигән зур бәйрәмне кабул итә.
Быел балаларны иҗади, интеллектуаль конкурслар һәм спорт ярышлары көтә: «Осталар», «Балачак йолдызлары», «Акыл палатасы», «Спартакиада», «Кулинар осталык», шулай ук пилотсыз системалар белән идарә итү дәресләре, экскурсияләр һәм дискотекалар, булачак һөнәр сайлау өчен көллиятләргә йөрү, танылган җәмәгать эшлеклеләре, спортчылар катнашында мастер-класслар., блогерларны. Ахырда матур концерт булачак, ул республиканың үзәк мәдәни мәйданчыкларының берсендә узачак. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр һәм үзләрен бөтен илгә таныту мөмкинлеге көтә.
«Балачакны кайтарырга» фестивале Уфада балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне яңадан җыячак