Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов хәбәр иткәнчә, 2025 елның 14 сентябрендә Татарстанда Татарстан Республикасы Рәисен, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатларны сайлаулар (барлыгы 7 531 депутат мандатын биләү планлаштырыла), шулай ук Мәләкәс округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
2025 елның 12-14 сентябрендә Идел буе федераль округында 2 меңгә якын сайлау кампаниясе узачак. Татарстан, Чувашия, Пермь крае һәм Оренбург өлкәсе башлыкларын, шулай ук Казан, Ижау, Чабаксар, Түбән Новгород, Оренбург, Самара һәм Ульяновск вәкиллекле органнары составларын сайлаячаклар. Моннан тыш, Татарстанда, Оренбург һәм Самара өлкәләрендә массакүләм муниципаль сайлаулар узачак. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 16 меңнән артык мандат һәм сайланулы вазыйфаларны бүлеп бирү планлаштырыла – бу Идел буе федераль округы төбәкләрендәге гомуми санның өчтән береннән артыгы.
12 сентябрьдә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров округ субъектлары буенча баш федераль инспекторлар белән киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә куркынычсызлык һәм хокук тәртибен тәэмин итү, шулай ук сайлаулар барышында террорчылыктан саклану мәсьәләләре төп мәсьәләләр булды.
"Өстенлектә, һәрвакыттагыча, легитимлык, үтә күренмәлелек һәм сайлау процессының ачыклыгы кала. Идел буе федераль округының сайлау комиссияләре тарафыннан сайлауларның барлык этаплары, тавыш бирү рәвешләре турында мәгълүмат бирү буенча да, мөмкин булган хокук бозуларны һәм манипуляцияләрне булдырмау буенча да зур әзерлек эшләре башкарылды. Барлык сайлау участоклары күзәтүчеләр белән тәэмин ителгән, контрольгә экспертлар һәм фикер лидерлары җәлеп ителгән. Хәзер сайлауларны иң югары оештыру дәрәҗәсендә уздыру мөһим", - диде тулы вәкаләтле вәкил.
Сайлауларда катнашу мөмкинлеген һәм уңайлылыгын арттыру өчен округның кайбер төбәкләрендә заманча цифрлы инструментлар кертелде. Әйтик, Чуваш Республикасында, Пермь краенда һәм Удмуртия Республикасында һәм Самара өлкәсендә аерым кампанияләрдә дистанцион электрон тавыш бирү (ДЭГ) процедурасы кулланылачак.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, сайлау комиссияләре, башкарма хакимият органнары, хокук саклау структуралары һәм иҗтимагый институтларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә Идел буе федераль округында сайлау кампаниясе тотрыклы , инфраструктура һәм җәмәгать контроле системасының әзерлеге югары дәрәҗәдә булган шартларда уза.
Белешмә:
Өч көнлек тавыш бирү (12-14 сентябрь) округның 7 төбәгендә (Удмурт һәм Чуваш республикалары, Пермь крае, Түбән Новгород, Оренбург, Самара һәм Саратов өлкәләре); ике көнлек (13-14 сентябрь) – Марий Элда, Киров һәм Пенза өлкәләрендә; бер көнлек (14 сентябрь) – Башкортстанда, Мордовиядә, Татарстанда һәм Ульяновск өлкәсендә уза.