Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

2025 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә көндез һәм кичен 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Тәкъдим итәбез: урамнарда һәм юлларда йөргәндә бик сак булыгыз. Машина юлы аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International