
Татарстан Республикасыннан әлеге ярышларда Түбән Кама шәһәреннән 9 кешедән торган "Танеко-следж" балалар следж-хоккей командасы катнаша.
2025 елның 5 сентябрендә Чебоксарда хоккей буенча төбәк үзәге базасында адаптив хоккей буенча «Хоккей для всех» төбәкара балалар турниры старт алды, ул Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты һәм Чуваш Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә уздырыла.
Ярышлар Чувашия башкаласында икенче ел рәттән уза. Быел аларда Идел буеның 10 төбәгеннән: Мордовия, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород, Пенза, Самара һәм Саратов өлкәләреннән 13 команда катнаша. Якындагы дүрт көн дәвамында командалар ике дивизионда җиңү өчен көрәшәчәк: следж-хоккей (терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган балалар арасында хоккей) һәм сукырлар хоккее. Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары дипломнар, медальләр, кубоклар, кыйммәтле һәм истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк.
Тантаналы ачылышта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Владимир Колчин, Чувашия Республикасының физик культура һәм спорт министры Василий Петров һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән балаларны тулы вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Владимир Колчин котлады.
"Быел турнирда следж-хоккей буенча 10 команда һәм сукыр хоккейчыларның 3 командасы катнаша. Бу безнең округ проектының популярлаша баруын күрсәтә. Хоккей уйнау сезгә зур хис-кичерешләр һәм якты тәэсирләр китерер дип ышанам. Ярышлардан тыш, мәдәни-танып белү программасы, күңел ачу һәм мәгариф чаралары әзерләгән турнирны оештыручыларга аерым рәхмәт", - дип билгеләп үтте Владимир Колчин.
Чуваш Республикасы Башлыгы Олег Николаев исеменнән катнашучыларга котлау сүзләре белән Чуваш Республикасының физик культура һәм спорт министры Василий Петров мөрәҗәгать итте: «Турнирда катнашучыларга – Идел буе федераль округы төбәкләреннән килгән яшь талантлы спортчыларга ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сезнең уңышларыгыз шундый ук көчле рухлы һәм кыю йөрәкле булырга хыялланган меңләгән малайлар һәм кызлар өчен илһам чыганагы булып хезмәт итә. Барлык командаларга да гадел көрәш, көчле хисләр һәм югары нәтиҗәләр телим"»
Ачылу тантанасы 4 нче номерлы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшь фигуристларның күрсәтмә чыгышлары белән тәмамланды. Тантанадан соң ук хоккей буенча төбәк үзәгендә җирле «Сокол» Яшьләр хоккей клубының элеккеге капкачысы Иван Устинов белән автограф-сессия узды.
Белешмә:
Турнирда 10 следж-хоккей командасы катнаша (Мордовия Республикасының «Сияжар» АХК; Татарстан Республикасының «Ак Барс следж»; Удмуртия следж«; Чувашия Республикасының Чебоксар шәһәреннән "Атал"; Пермь краеның "Молния Прикамья"; Киров өлкәсенең "Медведи"; Түбән Новгород шәһәренең "Торпедо-следж"; Пенза өлкәсенең "Крылья мечты"; Самара өлкәсе җыелма командасы һәм "Оптимистлар" Саратов өлкәсе), шулай ук сукыр хоккейчыларның 3 командасы ("Ижсталь" Удмурт Республикасы; "Юман" Чуваш Республикасы һәм "Молния Прикамья" Пермь крае).
Турнирны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 9 сентябрьдә Чуваш дәүләт опера һәм балет театрында узачак.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Мәгълүмат һәм фото РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте тарафыннан бирелде.