2025 елның 14 октябрендә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының II чираттан тыш утырышы узачак

2025 елның 10 октябре, җомга

2025   елның    14 октябрендә   11.00 сәгатьтә  422650, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп., Ленин ур., 48 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының чираттан тыш  II утырышы  узачак.

Район Советы утырышында катнашу нияте булган гражданнарның гаризаларын Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы (8)843-612-27-08 телефоны  буенча һәм F.Ahmetzyanova@tatar.ru  электрон почтасына кабул итә.

 

Утырышның көн тәртибе:

1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесен билгеләп кую турында.

2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларны әзерләүгә һәм уздыруга җирле бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларның керүе һәм тотылуы турында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы территориаль сайлау комиссиясе хисабы турында.

3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының даими комиссияләрен төзү турында» 23.09.2025 ел, №I-4 карарына үзгәрешләр кертү турында.

4. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының даими комиссияләре составы турында:

- Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының бюджет, финанс, икътисад, җирле салымнар һәм эшкуарлык буенча даими комиссиясе составы турында.

- Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының транспорт, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссиясе составы турында.

- Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссиясе составы турында.

- Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча даими комиссиясе составы турында.

- Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе, муниципаль милек һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясе составы турында.

5. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Рус Әшнәге авыл җирлегенең генераль планын раслау турында» 29.10.2022 №XXVII-2 карарын үз көчен югалткан дип тану турында.

6. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында» 01.12.2021 №XV-4 карары белән расланган Татарстан Республикасы  Балык Бистәсе муниципаль районы Советының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International